40 яшьлек хатын Уфаның 8нче шәһәр дәваханәсенең ашыгыч офтальмологик ярдәм кабинетына сул күзенең аскы өлешендә «хәрәкәт» һәм тыгызлану тойгысына зарланып мөрәҗәгать иткән.
Табиблар тикшеренү вакытында тире астында бормалы формадагы шеш кебек әйбер барлыкка килүен ачыклаган. Ханым сүзләренчә, бу шеш аның барлыкка килүеннән алып дәваханәгә мөрәҗәгать итүгә кадәр хәрәкәт иткән. Табиблар, бу паразит булырга мөмкин, дип шикләнгән.
Офтальмологлар оператив рәвештә операция ясаган, гельминтны алганнар һәм күз кабагының бөтенлеген тергезгәннәр. Операциядән соң пациентны алга таба тикшерү һәм паразитның төрен билгеләү өчен йогышлы авырулар дәваханәсенә җибәргәннәр.
Фото:минздрав РБ