+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
26 февраль 2025, 10:30

6 яшьлек бала имгәнгән...

Балалар бакчасына да, тәрбиячегә дә штраф түләргә туры киләчәк.

6 яшьлек бала  имгәнгән...6 яшьлек бала  имгәнгән...
6 яшьлек бала имгәнгән...

Октябрьский шәһәрендәге балалар бакчасыннан баланың имгәнүе өчен компенсация түләтәләр. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның маенда 6 яшьлек кыз, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булганда, беседка баскычыннан егылып төшкән. Аның умыртка сөяге сынган. Баланың сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерелгән.

Күзәтчелек ведомствосы судка мораль зыян компенсациясен һәм баланы дәвалауга тотылган акчаны түләтү турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Суд прокурор таләпләрен канәгатьләндергән, мәктәпкәчә учреждениегә 200 мең сумнан артык акча түләргә мәҗбүр иткән. Моннан тыш, прокуратура башлангычы буенча тәрбиячегә 10 мең сум штраф салынган, ә оешма җитәкчесе адресына күрсәтмә кертелгән, аны карау нәтиҗәләре буенча гаепле зат дисциплинар тәртиптә җәзага тарттырыла.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас