+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
26 Февраля 2025, 12:00

Аның исән калуы - чын могҗиза!

Республика табиблары маңгаена петарда аткан үсмернең гомерен саклап калган.

Аның исән калуы - чын могҗиза!Аның исән калуы - чын могҗиза!
Аның исән калуы - чын могҗиза!

13 гыйнварда Бишбүләк районында булган вакыйга кемне генә битараф калдырды икән? 17 яшьлек үсмер "Мортира 4" фейерверк шарын аттырырга була. Егет фитильне кабыза һәм читкәрәк китә.  Ләкин алты тапкыр атырга тиеш пиротехника өчесен генә ата. Шуннан соң үсмер эшнең нәрсәдә икәнен тикшерергә дип якынрак килә, пиротехника өстенә иелүе була, ул яңадан эшләп китә һәм аның маңгаена атып җибәрә. Үсмер җитди баш сөяге-ми җәрәхәте ала. Ике атна чамасы ул яшәү өчен көрәшә һәм... җиңеп чыга. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин язган.

“Табибларыбыз башкарган чын могҗиза турында сөйләргә ашыгам. Иске Яңа ел алдыннан петарда шартлаудан зыян күргән малай белән булган хәлне хәтерлисезме? Республика балалар клиник дәваханәсе белгечләре аның гомерен саклап калды һәм хәзер ул “Салют"та тернәкләндерү чаралары уза”, - дип язган ведомство башлыгы.

Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, үсмергә беренчел медицина ярдәмен Бишбүләк үзәк дәваханәсендә күрсәтәләр, анда ашыгыч хирургия  операциясе ясала. Район дәваханәсе белгечләре пациентны санитар авиация учетына куйганнар һәм республиканың баш балалар нейрохирургы Айрат Тимершин белән берничә телемедицина консультациясе үткәргәннәр. Пациентны ашыгыч рәвештә Уфага күчерү турында карар кабул ителә. Аны вертолетта Республика клиник балалар дәваханәсенә китерәләр, анда малайга бик катлаулы операция ясала. Реанимациядә үк белгечләр организмның барлык функцияләрен саклап калу өчен зур көч сала. Вакытында һәм сыйфатлы дәвалау нәтиҗәсендә балада уңай динамика күзтелә башлый.  Дәвалануны дәвам итү һәм реабилитация узу өчен аны «Салют»тернәкләндерү комплексына күчергәннәр. Невролог, реабилитолог, логопед, эрготерапевт, физиотерапевт һәм физик терапевт  хезмәте сизелерлек уңай нәтиҗәләргә китергән. Бүгенге көндә үсмер үзе кашык тотып ашый, утыра, күчеп утыра, беренче адымнарын ясый, сөйләмне аңлый һәм гади командалар үти ала.

“Бүген мин баланы карап, хәтта аның кулын кыса алдым. Ул кул кысышу әлегә нык булмаса да, без аның алга таба тернәкләнүенә ышанабыз”, - ди министрлык җитәкчесе.

 

Айрат Рәхмәтуллин, ТГ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас