8 яшьлек кызга Октябрьский шәһәрендә йорт эте һөҗүм иткән. Прокуратура матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның июлендә көндез Севастопольская урамында балага эт ташлана, аның тәнен берничә урыннан тешли. Хуҗа бу хәлне булдырмый калу өчен берни дә эшләмәгән. Шуңа күрә прокуратура судка балага китерелгән мораль зыян компенсациясен түләтү турындагы дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән.
Суд прокурорның дәлилләрен таный һәм җавап бирүчене 150 мең сум түләргә мәҗбүр итә. Моннан тыш, ул “хайваннарны тотуга карата таләпләрне боз” мәддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттырылган һәм 10 мең сум штраф түләячәк.
Автор фотосы.