+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
28 февраль 2025, 13:50

Бер тюбингка ике баланы утыртканнар

Аларның 4 яшьлеге канат юлында имгәнгән.

Бер тюбингка ике баланы утыртканнарБер тюбингка ике баланы утыртканнар
Бер тюбингка ике баланы утыртканнар

Баймак районында 4 яшьлек малай тюбингта шуганда зыян күргән. Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, тикшерүчеләр “кулланучыларның гомере яисә сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Билгеле булуынча, 1 гыйнварда ике балалы гаилә трассада шуу өчен ял базасында арендага тюбинг алган.

База хезмәткәрләре бер тюбингка ике баланы, шул исәптән 4 яшьлеген утыртып, өлкәннәр озатуыннан башка канат юлы аша тауга мендереп җибәргәннәр. Канат юлын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында, тау башына җиткәч, тюбинг автомат рәвештә ычкынмаган һәм балаларның кечерәге конструкция элементлары арасында кысылып калган. Малай уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Балалар артыннан үз чиратын көткән хатын сабыйны азат итәргә тырышып караган, ләкин үзе имгәнгән, бармак фалангасын өздергән.

 

Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас