+22 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
28 февраль 2025, 04:40

Стипендияң җыелып килгән...

Уфа вузын былтыр тәмамлаган кыз шаккатмалы хәлдә калган.  

Стипендияң җыелып килгән...Стипендияң җыелып килгән...
Стипендияң җыелып килгән...

Мошенниклар уку йортын тәмамлаган элекке студентларны алдауның яңа ысулын уйлап тапкан. Беренче булып хәйләгә узган елда Уфа шәһәре университетларының берсен тәмамлаган кыз эләккән. Бу хакта “Мошки” телеграм каналы хәбәр итә.

Кызга янәсе дә шатлыклы хәбәр белән деканаттан шалтыратканнар. Шалтыратучы әйтүенчә, ревизия барышында кызга стипендиянең дөрес түләнмәве ачыкланган, яңадан исәпләү нәтиҗәсендә шактый күләмдә түләү каралган.

Мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык алу өчен кызга смс-хәбәрдәге кодны әйтергә кирәк була. Тик кызның шатлыгы озакка бармый.  Әңгәмәгә җинаятьчел төркемнең башка катнашучылары кушыла. Алар үзләрен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дип таныштыра һәм кызның тәмам котын ала. Янәсе дә ул террорчыларны һәм экстремистларны финанслаган һәм хәзер аңа авыр җинаять җаваплылыгы яный.  Имеш тә кыз шәхси кодларны мошенникларга әйткән, ә тегеләр аның исеменнән кредитлар рәсмиләштереп, акчаларны  чит илгә күчерергән.

Кыз ышана һәм хәзер инде болар кушканча эш итә: кредитлар җыя һәм "хәвефсез исәпкә" 1,5 миллион сумнан артык акча күчерә.

Исегезгә төшерәбез, хәвефсез исәп – ул билгесез кешеләр шалтыратып әйткән түгел, ә банк бүлекчәсендә сезнең үзегез ачкан исәп!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас