+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Машинасын саткан, кредит алган...

Уфа табибы мошенникларга 3 миллионнан артык акча күчергән.

Машинасын саткан, кредит алган...Машинасын саткан, кредит алган...
Машинасын саткан, кредит алган...

Узган тәүлек эчендә аферистлар республика халкын алдап, аларның 10 миллион сумнан артык акчасын кулларына төшергәннәр, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында. Бу акчаларның шактый өлешен Уфада яшәүче табиб биргән. Ул мошенниклара булган барлык акчасын күчергән, машинасын саткан һәм кредит алган.

Еш кына мошенниклар кешеләрне аларның җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре булып алдый. Бу юлы да шулай булган. Ир “сәламәтлек саклау министры урынбасары”исеменнән сөйләшкән аферистка алданып, банктагы исәбен “җимерүләренә”ышанган. Башта аңардан 900 мең сум күчерткәннәр — банкта аны кире күндерә алмаганнар. Икенче көнне "банк хезмәткәрләре " аны документларын кулланып  1,4 миллион сумлык кредит рәсмиләштерүләре һәм хәлне тиз генә төзәтү өчен ашыгыч рәвештә автомобилен сатарга күндерә. Ул аны 1,7 миллион сумга озатып, һәм тагын 600 мең сумлык кредит алып, барлык акчаларны “хәвефсез исәпкә” яисә мошенникларга күчергән...

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас