Сочида 26 февральдә тугыз яшьлек балага хаски токымлы ике эт һөҗүм иткән. Әлеге хәл Адлер районының “Авиатор” бакчачылык ширкәтендә булган. Этләр малайның йөзен умырган, бала күпсанлы авыр тән җәрәхәтләре алган. Ярый әле аларны күреп калучы кешеләр куып җибәргәннәр. Баланы Краснодар дәваханәсенә китергәннәр. Аңа бик катлаулы операция ясаганнар. Табиблар малайның диаметры якынча 0,1 мм булган кан тамырын теккәннәр, шул ук вакытта баланың борыны һәм калган ирене тергезерлек түгел дип бәяләнә.
“Известия” басмасы хәбәр итүенчә, хуҗасы бакчада яшәгән этләрне 12 көн ашатмаган.
“Сорау алу вакытында 48 яшьлек ир бәйдәге хайваннарны ашатырга 12 көн килмәве турында сөйләгән", - дип хәбәр итә чыганак.
Ир әйтүенчә, этләр озын бәйдә булганнар. Алар участоктан койма астындагы чокыр аша чыккан. Хәзерге вакытта этләрне йоклатканнар.
Әлеге очрак буенча буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: ИЗВЕСТИЯ/Дмитрий Коротаев