+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Алты баланың бишесе дәваханәдә

Күпбалалы гаилә белән булган хәлнең нечкәлекләре билгеле.

Алты баланың бишесе дәваханәдәАлты баланың бишесе дәваханәдә
Алты баланың бишесе дәваханәдә

Башкортстан прокуратурасында Бәләбәй районында сөрем газына агуланган гаилә белән булган хәлнең яңа нечкәлекләрен хәбәр итте. Зыян күргән балаларга бер яшьтән алып тугыз яшькә кадәр. Өйдә алар белән бергә шулай ук гаилә башлыгы һәм тагын бер бала булган, алар зыян күрмәгән. Ашыгыч ярдәм чакыру кичә, 2 мартта, кичке сәгать тугызлар тирәсендә булган.

Прокуратура әлеге очрак буенча тикшерү оештырган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре булган хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, биш бала һәм хатын-кызны агулану билгеләре белән дәваханәгә китергәннәр. Балаларның хәле уртача авырлыкта бәяләнә. 26 яшьлек хатынны реанимациядән палатага күчергәннәр.

Автор фотосы.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас