Алар бергәләп бердәм команда: өлкән апалары Кира һәм аның энеләре белән сеңелкәше — Денис, Виктория һәм Вячеслав. Аларның җылы өй, кайгырту һәм бәхетле киләчәккә ышаныч бүләк итәчәк әти-әни табасы килә.
Кира— кечкенә туганнарына терәк булып тора. Үзенә 9 яшь кенә булуга карамастан, ул кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана. Кыз бик матур җырлый, рәсем ясый, ә тагын дуслаша һәм өлкәннәргә хөрмәт белән карый белә. Аның тормыш девизы: "Кыен булса — тырышырга кирәк!»
8 яшьлек Денис та яхшылыкның кыйммәтен аңлый. Ул тыныч, елмаеп кына торучы малай, үскәч, тәрбияче булырга хыяллана: “Барлык балаларның да бәхетле булып үсүен телим”, — ди ул. Малай бик тыңлаучан, конфликтка керми һәм тирә-юньдәгеләргә оптимизм өләшергә сәләтле.
Виктория, сөйкемле һәм шат йөзле 4 яшьлек бала, апасын ярата һәм һәрнәрсәдә аңа охшарга тырыша. Пластилиннан әвәләргә, рәсем ясарга һәм курчаклар белән уйнарга ярата.
Кече энеләре Вячеславка нибары 2 яшь. Сабый бик кызыксынучан, тырышлык күрсәтергә мөмкин булган уеннарны һәм шөгыльләрне ярата. Бала шатланып уенчыклары һәм елмаюы белән уртаклаша!
Бу балаларны искитмәле тормыш сөючәнлек, үзара ярдәмләшү һәм аларны яратучы зур гаиләнең бер өлеше булу теләге берләштерә. Әлеге постны социаль челтәрләрдә таратырга мөмкин — бу балаларның хыялын тормышка ашыру өчен ярдәм булачак.
Исегезгә төшерәбез, Русия законы нигезендә бертуганнарны аерырга рөхсәт ителми.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.