+24 °С
Яңгыр
Бәләбәй районының Приютово авылында якшәмбе көнне ашыгыч ярдәмгә биш бала һәм бер өлкән кешенең билгесез матдә белән агулануы турында хәбәр килгән. Гаилә әгъзаларын шәхси йорттан якындагы медицина учреждениеләренә алып киткәннәр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, алар сөрем газына агуланганнар, дип хәбәр итте Башкортстанның сәламәтлек саклау министры үзенең телеграмма-каналында.
Хәзерге вакытта барлык балаларның да хәле уртача авырлыкта, тотрыклы. 26 яшьлек пациентканы реанимациядән күчергәннәр.
Автор фотосы.