+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
4 Марта 2025, 06:05

9 яшьлек баланы бәрдереп качкан...

Уфада авария урыныннан качкан водительне эзлиләр.

9 яшьлек баланы бәрдереп качкан...9 яшьлек баланы бәрдереп качкан...
9 яшьлек баланы бәрдереп качкан...

Уфада 9 яшьлек баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене эзлиләр. Башкала Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, авария кичә иртәнге сәгать сигездә Шакша бистәсендә булган.

Билгесез транспорт чарасы белән идарә итүче водитель Шоссейная урамында мәктәпкә китеп баручы кызны бәрдерә.

Бәрдерү нәтиҗәсендә, аягы җәрәхәтләнгән укучы кыз дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

Аварияне күрүчеләрнең барысын да Уфадагы Дәүләт автоинспекциясе юл-патруль хезмәте полкының дежур часте телефоннары: 8 (347) 237-02-02 яки 02 буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Фото:пресс-служба госавтоинспекции Уфы

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас