Планшетка акча җыйган, әмма ул акчаларны СВОдагыларга биргән Башкортстан малаен хәтерлисезме? Малай планшетлы булган бит!
Исегезгә төшерәбез, Зианчура районының Исәнгул авылында яшәүче 8 яшьлек Әмир Мәһдиев җыйган акчаларын: “Аларга кирәгрәк — анда кемнеңдер әтиләре бит" — дип яугирләргә тапшырган иде.
Малайның җыйган акчасын яугирләргә бирүе турында социаль челтәрләрдә аның әнисе язган. Бу постны күреп, битараф булмаган кешеләр, дуслары, Әмирнең сыйныфташлары да изге эшкә кушылган. Нәтиҗәдә 19 мең сумга якын акча җыелган, аңа ике рация сатып алганнар.
8 яшьлек малайның бу изге гамәле турында Стәрлетамактан «Монах» позывнойлы яугир белеп калган һәм ул малайга гаджет бүләк иткән.
"Әмирнең кылган гамәле белән тирән тәэсирләнеп,“Монах" малайның изге хыялын тормышка ашыра. Хәрби хезмәткәр видеоэлемтә аша Әмиргә аның сизгер йөрәге, патриотлыгы һәм Җиңүгә какшамас ышанычы өчен шәхсән рәхмәт белдерә алды. Бу тарих — чын күңелдән кылынган гамәлнең чын могҗиза эшләргә һәм игелекле эшләргә илһамландырырга сәләтле булуы үрнәге", — дип хәбәр итә шәһәр хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов.
Яхшылык кире кайта дип юкка гына әйтмиләр шул.
Фото: "Башинформ"