+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Баланың йөзен яңадан тергезергә кирәк...

Ике хаски талаган малайны Мәскәү дәваханәсенә күчергәннәр.

Баланың йөзен яңадан тергезергә кирәк...Баланың йөзен яңадан тергезергә кирәк...
Баланың йөзен яңадан тергезергә кирәк...

Сочида хаски токымлы ике эт һөҗүм иткән тугыз яшьлек малайның авызын, иреннәрен, яңагын һәм борынын тергезү кирәк булачак. Русиядә күп кенә учреждениеләр даими рәвештә мондый операцияләр үткәрә, ди хирург Алексей Дикарев. У хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

"Операцияләрнең мондый төрләре – безнең илнең күп кенә учреждениеләре өчен көндәлек эш. Мондый учреждениеләр Мәскәүдә бар, Питерда, кайбер төбәк үзәкләрендә, шул исәптән, бездә, Краснодарда", - ди ул.

Хирург билгеләвенчә, Русиядә дәүләт исәбенә күпчелек юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтелә, шул исәптән югары технологияле хирургия өлкәсендә дә.

 Сочида 26 февральдә тугыз яшьлек балага ике хаски һөҗүм итүе турында хәбәр иткән идек инде. Ике атнага якын ач торган этләр баланың йөзен умырып алган. Малайны Краснодардан Мәскәдәге Русия балалар клиник дәваханәсе реанимациясенә китергәннәр. Табиблар аның хәлен тотрыклы авыр дип бәяли. Башкала табиблары балага антибактериаль терапия үткәрә һәм яраларын дәвалый.

Эт хуҗасына карата җинаять эше кузгатылган. Сорау алганда ул гаебен таныган, күпмедер вакыт хайваннарны ашатмавын һәм моның агрессивлыкка китерүен таныган.

 

Фото: iz.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас