Бәләбәй районының Приютово авылында күпбалалы гаилә вентиляция каналының һәм газ колонкасының төтен юлында тарту көче булмау сәбәпле сөрем газы белән агуланырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлнең башлангыч сәбәбен район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә белдерде.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, бәхетсезлек очрагы узган якшәмбедә булган. Бер яшьтән алып тугыз яшькә кадәрге биш бала һәм аларның 26 яшьлек әнисе агулану билгеләре белән дәваханәгә эләккән. Хәзер аларның хәле уртача авырлыкта бәяләнә. Өйдә шулай ук гаилә башлыгы һәм тагын бер бала булган, алар зыян күрмәгән.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе кисәтә:
- тарту көчен тикшерегез һәм газ корылмаларын тикшерү өчен белгечләргә йортка керүне тәэмин итегез;
- газ приборлары урнаштырылган биналарда форточкаларны ачык тоту яхшырак;
- эшләп торган газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Лайфхак: төтен юлындагы тарту көчен кәгазь битен вентиляция тишегенә куеп тикшерергә мөмкин, әгәр кәгазь ябышса, тарту бар дигән сүз.
Фото: МЧС по РБ