+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 Марта 2025, 12:10

Яшь ярымлык сабыйның үт куыгын алганнар...

Уфа табиблары сирәк диагнозлы баланың гомерен саклап калган.

Яшь ярымлык сабыйның үт куыгын алганнар...Яшь ярымлык сабыйның үт куыгын алганнар...
Яшь ярымлык сабыйның үт куыгын алганнар...

Уфада сирәк диагноз белән дәваханәгә эләккән яшь ярымлык сабыйга үт куыгы борылу аркасында ашыгыч операция ясаганнар. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин телеграм каналында хәбәр итте.

Уфаның 17нче балалар дәваханәсенең кабул итү бүлмәсенә ашыгыч рәвештә яшь ярымлык баланы алып килгәннәр. Әти-әнисе әйтүенчә, сабый аркасына егылган һәм шуннан бирле тынгысызлана, көйсезләнә.

Тикшерүдән соң баланың үз-үзен тотышы аның егылуы белән берничек тә бәйле булмавы ачыкланган. Аның куык юлы тирәсендә үт куыгы борылган булып чыккан. Органында кан әйләнеше начар булу аркасында некроз башланган. Табиблар ашыгыч рәвештә операция ясаганнар, үт куыгын алганнар.

Бала бик тиз тернәкләнгән. Хәзер ул өендә, табиблар күзәтүендә, дип хәбәр итә ведомство җитәкчесе.

 

Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ

 

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас