+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
6 Марта 2025, 10:15

“Спам” кайчан шалтыратудан туктар?

Кеше җәфалаучыларга да тиздән көн бетә!

“Спам” кайчан шалтыратудан туктар?“Спам” кайчан шалтыратудан туктар?
“Спам” кайчан шалтыратудан туктар?

Русия халкына элемтә операторлары аша спам-шалтыратуларны, СМС-таратуларны һәм чит илдән шалтыратуларны тыю мөмкинлеге бирергә уйлыйлар. Тиешле закон проектын ил хөкүмәтендә хокук саклау органнары, Үзәк Банк һәм бизнес вәкилләре белән берлектә эшлиләр.

Шулай ук русиялеләргә Дәүләт хезмәтләре аша сим-карталарны дистанцион рәсмиләштерүне тыюны рөхсәт итәргә һәм финанс операцияләре вакытында шәхесне раслау өчен биометриянең киңәйтелгән  опцияләрен кулланырга мөмкиннәр.

Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренә, банкирларга һәм элемтә операторлары хезмәткәрләренә чит ил мессенджерларын куллануны тыярга ниятлиләр. Шулай ук оешмалардан шалтыратуларны мәҗбүри маркировкалауны кертү һәм телефон сөйләшүе вакытында дәүләт хезмәтләреннән һәм банк кушымталарыннан раслау СМС-кодларын җибәрүне тыю көтелә.

Дәүләт думасы закон проектын язгы сессия ахырына кадәр кабул итәргә тиешләр.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас