+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Табибларга мең рәхмәтле алар!

Уфа табиблары нарасыйның да, әнисенең дә гомерен саклап калган.  

Табибларга мең рәхмәтле алар!Табибларга мең рәхмәтле алар!
Табибларга мең рәхмәтле алар!

Куватов исемендәге Республика клиник перинаталь үзәге табиблары йөклелек вакытында бик күп катлауланулар булган 38 яшьлек хатынга 28нче атнада бала табарга һәм аның нибары 1 150 грамм авырлык белән туган сабыеның гомерен саклап калырга ярдәм иткәннәр.

Хатынның сәламәтлеге буенча бик күп проблемалары булган. Табиблар аның йөклелек чорын озайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән. Ләкин 28нче атнада хатынга кесарев кисүе ясаганнар. Сабый 1 150 грамм авырлык белән туган.

Әни кешенең операциядән соңгы чоры катлаулануларсыз үткән, ә яңа туган баланы авыр хәлдә реанимациягә күчерергә туры килгән. Балалар реанимотологлары сабыйның гомерен саклап калу өчен зур көч салган. Ике айдан соң аны әнисе белән дәваханәдән чыгарганнар.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас