Беренче баланы табу өчен иң яхшы чор – 25 яшьтән 35 яшькә кадәр, дип саный Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча штаттан тыш белгече Ирина Фаткуллина. Табиб бу хакта “UfaNovosti.ru” порталы белән әңгәмәсендә сөйләгән.
Хатын-кызларның рәсми рәвештә репродуктив яше 15 яшьтән 49 яшькә кадәр санала, ягъни бу яшьтә гүзәл затлар үзаллы балага узарга һәм сәламәт бала табарга мөмкин. Хәзер тенденция шундый: беренче балаларны уртача 27-29 яшьтә табалар.
Йөклелекне планлаштыручылар өчен акушер-гинеколог зыянлы гадәтләрдән баш тартырга, әгәр артык авырлык булса, үз өстеңдә эшләргә, фолатлар һәм йод кабул итәргә, милли календарь буенча кирәкле прививкалар ясатырга киңәш итә.
Автор фотосы.