+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Радмирга әти-әни кирәк!

Бу балага гаилә җылысы тоярга ярдәм итегез.

Радмирга әти-әни кирәк!Радмирга әти-әни кирәк!
Радмирга әти-әни кирәк!

Радмирга 13 яшь, һәм аның күңелендә йөрткән хыялы бар —таянычы һәм иң ышанычлы командасы булачак әти-әни табу. Бу изге күңелле һәм тыныч холыклы малай яхшылык бүләк итү өчен яратылган кебек.

Радмир оялчан һәм ышанучан малай, үзеннән өлкәнрәк яшьтәгеләргә тартыла, алар арасыннан дуслар һәм остазлар эзли. Аның игелекле булуы һәм ихласлыгы беренче күрүдә үк сокландыра. Мактау сүзләре исә аңа канатлар куйган кебек тоела, йөзендә елмаю балкый.

Ул спорт белән бик дус. Радмир футбол, тхэквондо, волейбол уйнарга ярата, җиңү шатлыгына чын күңелдән сөенә белә. Ул шулай ук бәйрәмнәрне ярата: концертмы, конкурсмы, мәктәп чарасымы, малай һәрвакыт беренче рәттә, ярдәм итәргә һәм дусларына яхшы кәеф бүләк итәргә әзер.

Кайдадыр аны яратып кабул итәчәк йорт барлыгына, анда таланты ачылуына, ә оялчанлыгы юкка чыгып, кыюлык килүенә дә ышана ул.

Әгәр сез Радмирга гаилә җылысын бүләк итәргә әзер икән — аңа таба бер адым атлагыз. Бәлки, нәкъ менә сезнең йортыгыз аңа көчле, бәхетле кеше булып үсәр өчен иң яхшы урын булыр.

Бәлки, сезнең ярдәм белән могҗиза булыр һәм малайның хыялы тормышка ашар, Радмир яраткан гаиләсен табар. Сез аңа бу эштә ярдәм итә аласыз, дуслар. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас