+2 °С
Кар
Хәйбулла районында "Лада Гранта" руле артында 40 яшьлек ир сулга борылган йөк машинасы “Зил” белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче һәлак булган. Аның 31 яшьлек хатыны медицина учреждениесендә вафат булган. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә аларның 9 яшьлек кызлары зыян күргән. Бала төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.
Республикада буран котыра, юлларда сак булыгыз!
Фото:пресс-служба ГИБДД по РБ