Кичә Химки шәһәрендә фаҗига булган. Толстой паркында ике кыз боз астына төшеп киткәннәр. Мәктәп укучылары су астына китү белән, ике ир ярдәмгә ташланган. Берсен коткара алганнар, ә икенчесенең гәүдәсен якынча бер сәгатьтән соң коткаручылар тапкан. Биредәге кешеләр сөйләвенчә, паркта юлны кыскарту өчен күпләр шулай боз аша йөри.
Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә белдерүләренчә, дүшәмбедән башкалада җылы һава температура урнаша. Мондый вакытта бозга чыгу бик куркыныч.
“Боз өстендә йөрмәгез. Балаларыгыз белән тагын бер тапкыр әңгәмә үткәрегез, алар елга һәм күлләр өстендәге боз ныклыгын уйнап та тикшереп карамасын. Сулыклар янында йөргәндә йорт хайваннарын бәйдән ычкындырмагыз.
Әгәр суда бәхетсезлек очрагына шаһиты булсагыз, шунда ук 112 номерына шалтыратып, коткаручылар чакырыгыз.
Фото: телеграм-канал "Москва 24"