Кичә Хәйбулла районында "Лада Гранта" руле артында 40 яшьлек ир йөк машинасы “Зил” белән бәрелешкәне турында язган идек.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче һәлак булган. Аның 31 яшьлек хатыны медицина учреждениесендә вафат булган.
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 9 яшьлек кызның хәле билгеле булды. Бала төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган иде.
Кызны Сибай шәһәр дәваханәсенә күчергәннәр. Табиблар аның хәлен уртача дип бәяли, баланың гомеренә берни дә янамый.
Баланың тизрәк савыгуын телик!
Фото:пресс-служба ГИБДД по РБ