Уфаның 17нче балалар дәваханәсе хирурглары таудан шуганда балтыр сөяген сындырган 15 яшьлек егеткә операция ясаганнар. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Сул аягы сынган үсмер дәваханәгә эләккән. Әле травмпунктта ук барлык сынган сөякләрпен теркәү өчен аның аягына гипс салганнар. Дәваханәнең травматолог-оропедлары сынган сөякләр дөрес ялгансын һәм хәрәкәтләнмәсен өчен махсус авырлыклар кулланып, аягын ныгытып куйганнар.
"Шуннан соң табиблар сөяк эченә интрамедулляр үзәк урнаштырганнар. Бу шундый катлаулы сөяк җәрәхәтләреннән соң тернәкләнү чорын кыскарта торган заманча ысул, моннан тыш, бу алым инфекцияләр үсеше куркынычын киметә”, — дип аңлаттылар белгечләр.
Мондый дәвалау нәтиҗәсендә, үсмер берничә көннән соң ук җәрәхәтләнгән аягын хәрәкәтләндерә алган. 12 көннән соң аны алга таба тернәкләнү өчен дәваханәдән чыгарганнар. Хәзер ул табибларның амбулатор күзәтүе астында.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.