Баш сөяге-мие җәрәхәте алган 8 яшьлек кызны ашыгыч рәвештә Уфадагы Республика балалар клиник дәваханәсенә китергәннәр. Ул юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Дәваханәгә китергәндә баланың хәле авыр, маңгай һәм каш өстендә тирән яра булган.
Республика балалар клиник дәваханәсенең табиб-нейрохирурглары һәм яңак-бит хирурглары яраны эшкәртеп, кан агуны туктатканнар.
"Яраны тикшерү барышында маңгай сөяге сынуы ачыкланды, ул, бәхеткә, өстәмә хирургик операцияләр таләп итмәде. Кыска вакыт эчендә кызга тулы диагностика ясалды, КТ, рентгенография, шулай ук УЗИ үткәрелде. Сайланган дәвалау тактикасын раслау өчен Мәскәүнең Ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты белгечләре белән ашыгыч телемедицина консультациясе үткәрелде”,-дип хәбәр иттеләр дәваханәнең матбугат хезмәтендә.
Дәваханәнең медицина командасының җайга салынган һәм профессиональ эше һәм кызның авария вакытында балалар креслосында каеш эләктерелгән булуы аркасында аның хәлен тотрыкландыруга ирешелгән.
Фото: ДРКБ