Барлык яңалыклар

Сабый балалар бакчасында имгәнгән...

Тәрбияче — 100 мең, балалар бакчасы ярты миллион сум акча түләгән.

Сабый балалар бакчасында имгәнгән...
Сабый балалар бакчасында имгәнгән...

Октябрьский шәһәрендә балалар бакчасы имгәнгән сабый өчен ярты миллион сум акча түләгән. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, судка мөрәҗәгать итү өчен күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре сәбәпче булган. 2023 елның октябрендә көндез балалар бакчасы территориясендә йөргәндә ике яшьлек малай өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен тәгаенләнгән үрмәләп менү өчен баскычтан  егылып төшкән. Аның бот сөяге сынган — сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

Суд прокуратура дәлилләрен дөрес дип тапкан һәм аларны канәгатьләндергән, гаилә файдасына мораль зыян компенсациясен түләттергән. Суд карары инде үтәлгән —гаиләгә 500 мең сум акча түләгәннәр. Элегрәк балалар бакчасы “мәгариф учреждениеләрендә укучыларның белем алу хокукын һәм мәгариф турындагы законнарда каралган хокукларын һәм ирекләрен бозу» мәддәсе буенча 50 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган иде. Тәрбиячегә дә 100 мең сум штраф салганнар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: