Башкортстанда мәктәп укучыларына очраклы рәвештә интим характердагы видео күрсәткән физика укытучысы үз теләге белән эштән киткән. Бу хакта мәгариф учреждениесе дирекциясенә сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.
Әлеге хәл Нефтекама шәһәр округына караган Ташкиново авылы мәктәбендә булган. Билгеле булуынча, 6 мартта физика дәресендә укытучы ноутбукка карап утырган һәм бу вакытта проекторны сүндерергә оныткан. Бу вакытта укытучы дәрес материалын түгел, ә пикант видеоны мавыгып караган, дип белдергән 7нче сыйныф укучыларының әти-әниләре. Чөнки укучылар физика экранда барган күренешләрне тиз генә телефоннарына төшереп алганнар, ә аннары әти-әниләренә күрсәткәннәр. Ә алар, үз чиратында, директорга җиткергәннәр...
Автор фотосы.