+2 °С
Кар
Томск өлкәсенең Северск шәһәрендә такса токымлы өй эте яңа туган баланы тешләп үтергән. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Томск өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәтә хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, өйдәге эт йоклап яткан нарасыйны тешләп өзгәләгән. Соңрак баланың җансыз гәүдәсен әнисен тапкан.
Билгеләп үтелгәнчә, әлеге очрак буенча Җинаять кодексының 109 мәддәсенең 1 өлешендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү үткәрелә.
Автор фотосы.