Куергазы районының Ермолаево авылында 12 яшьлек кыз чак кына бармаксыз калмаган. Атсыз бармагына подшипник кигән укучы кыз башта аны үзе, ә аннары әти-әниләре салдырырга тырышып караган, нәтиҗәдә коткаручылар чакыртырга туры килгән. Махсус слесарь инструменты ярдәмендә белгечләр, баланың сәламәтлегенә зыян китермичә, подшипникны салдырганнар. Кызга медицина ярдәме кирәк булмаган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе коткаручысы Әхтәм Корбанов билгеләвенчә, мондый очраклар сирәк күренеш түгел. Еш кына балалар һәм үсмерләр бармакларына боҗралар, подшипниклар яки башка металл әйберләр кия, аннары аларны сала алмый. Монда иң мөһиме – вакытны әрәм итмәү. Әгәр дә үзаллы салдырып булмаса, шунда ук ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, югыйсә, бу сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Фото: Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы