Барлык яңалыклар

Баладан өйдә “тентү” үткәрткәннәр...

Әти-әнисен акчасыз калдырырга бер шалтырату җитә.

Баладан өйдә “тентү” үткәрткәннәр...
Баладан өйдә “тентү” үткәрткәннәр...

Телефон мошенниклары балаларны үзләренең җинаятьчел гамәлләренә җәлеп итә башлады, дип хәбәр итә Русия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсенең 6нчы җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Денис Коваленко.

Денис Коваленко сүзләренчә, җинаятьчеләр балигъ булмаган балага шалтыратып, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар балага аның әти-әнисе үз акчаларын декларацияләргә тиеш дип хәбәр итә. Шуннан соң бала өй эчен видеога төшереп, йортта “тентү” үткәрә, аннары акчаны курьерларга тапшыра.

Ешрак 9-14 яшьлек балалар мондый мошенникларның корбаннары була.

Әти-әниләр, сак булыгыз, балаларыгызга телефоннан белмәгән кеше белән сөйләшергә ярамавын яхшылап аңлатыгыз.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: