Барлык яңалыклар

Кемнең үче булган?

Төнлә ике балалар велосипедына һәм кар чанасына ут төрткәннәр.

Кемнең үче булган?
Кемнең үче булган?

Яңавыл шәһәренең Якутов урамындагы күпфатирлы йортта төнлә ике велосипедны һәм кар чанасын яндырганнар.

Төнге сәгать өчтә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре ике катлы йортның беренче катындагы янгынны сүндергәннәр. Баскыч мәйданчыгында ике балалар велосипеды, бер кар чанасы һәм ике рулон линолеум янган.

Янгын сүндерүчеләр битлек ярдәмендә бер кешене чыгарган, тагын дүрт кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы милеккә аңлы рәвештә ут төртүне төп версия буларак карый.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: