Башкортстанның суд приставлары 2 яшьлек баланы әнисенә кайтарган. Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Ярмәкәй районында яшәүче 25 яшьлек ир, хатыны белән аерылышканнан соң, баланы алып, билгесез юнәлештә чыгып киткән. Надым шәһәрендә яшәүче әнисе улын узган елның ноябреннән бирле күрмәгән. Хатын элекке ирне үгетләп тә, сөйләшеп тә караган, тик тегесе берничек тә ризалашмаган. Өметсезлеккә бирелгән хатын газиз баласы өчен көрәшүен дәвам иткән.
Суд бала әнисе белән яшәргә тиеш дигән карар чыгара. Ярмәкәй районы суд приставларына баланы әнисенә кайтару бурычы йөкләнә. Улы әнисен бик сагынса да, әтисе суд карары белән килешми. Ата-ананың каршылыгы көннән-көн көчәя генә бара. Бер генә юл кала – баланы әтисеннән мәҗбүри тартып алырга.
Нәтиҗәдә, Ямал-Ненец автономияле округы суд приставлары, опека органнары һәм балалар психологы белән берлектә, Башкортстан приставлары баланы әнисенә кайтаруга ирешә. Бәхеткә, сабый әнисе белән янә бергә. Малай озак вакыт эчендә беренче тапкыр аның кулында йоклап киткән...
Фото: ГУФССП России по РБ, Vk