+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Нәни йөрәкләргә гаилә җылысы кирәк!

Өч бертуган өчен әти-әни эзлиләр.

Нәни йөрәкләргә гаилә җылысы кирәк!Нәни йөрәкләргә гаилә җылысы кирәк!
Нәни йөрәкләргә гаилә җылысы кирәк!

Бу бертуганнар булачак гаиләгә үзләренең йөрәк җылысын һәм ышанычын бүләк итәргә әзер булган чын команда. Айнур (14 яшь), Ләйсән (12 яшь) һәм Диана (9 яшь) дуслыкларын бәяләячәк, хыялларын хуплаячак һәм сәләтләрен ачарга ярдәм итәчәк әти-әнине көтә.

Алар бик дус һәм кайгыртучан — һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәләр. Үзләре аралашучан — өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән бик тиз уртак тел табалар. Һәр эштә җаваплылар — алга куйган бурычларга һәм укуга җитди карыйлар. Өчесе дә актив уеннар һәм иҗади шөгыльләр ярата.

Бертуганнар бер-берсен аңлап, якын итеп тора. Өчесен дә кабул итәчәк гаилә аларга гаилә җылысы, кайгырту һәм үз йортларын бүләк итәчәк.

Әйдәгез, Айнур, Ләйсән һәм Дианага гаилә табарга булышыйк, бәхетле тормышта үссен балалар. Бу пост белән бүлешегез , бәлки, нәкъ менә сез аларның булачак әни һәм әтиләрен табарсыз.

Исегезгә төшерәбез, Русия законы нигезендә бертуганнарны аерырга рөхсәт ителми.

 Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас