Ишембай районының Восток авылында янгын чыккан, аның нәтиҗәсендә йорт, гараж һәм мунча янган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе.
Янгын чыккан вакытта өйдә гаилә башлыгы, аның хатыны, шулай ук хатынының сеңлесе һәм аның оныгы булган. Бала эксперимент ясап карарга була һәм сөлгегә ут төртә. Ул янып киткәч, идәнгә ташлый, аннан ут тиз генә ишеккә күчә. Күршеләр янгынны күреп, иргә һәм аның хатынына тәрәзәдән чыгарга ярдәм иткәннәр. Яну продуктлары белән агуланган хатынны дәваханәгә озатканнар.
Янгынның сәбәпләре Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан ачыклана, әмма янгынның баланың ут белән шаяруы аркасында килеп чыгуы алдан ачыкланган.
Фото: МЧС по РБ