Башкортстанда балалар бозда куркыныч уеннар оештырган. Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итүенчә, кичә башкаланың Пугачев урамы районында өч үсмер башта Агыйдел буенда бозда тыныч кына йөргәннәр, ә аннары күңелле итеп кычкыра-кычкыра ярга таба чапканнар.
"Бозда балалар йөри. Әти-әниләр өчен чын бәла. Бернидән дә курыкмыйлар”, - дип язган видео авторы.
Үсмерләрнең тагын бер төркемен Чакмагыш авылы күлендә күргәннәр. Монда балалар язгы боз өстендә күңелле шоу оештырган - мототранспортта шуганнар.
Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, әгәр кем дә булса бозда уйнаучы балаларны күрсә, кичекмәстән аларга кисәтү ясарга һәм әлеге хәл турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк. Әгәр дә кемнеңдер боз астына төшеп китүен күрсәгез, 112 номеры буенча ашыгыч рәвештә коткаручыларга хәбәр итегез.
Фото:стоп-кадр видео @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram