+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Тимур әти-әнисен эзли

Бу балага гаилә җылысы тоярга ярдәм итик, дуслар.

Тимур әти-әнисен эзлиТимур әти-әнисен эзли
Тимур әти-әнисен эзли

Бүген сезне Тимур исемле шаян, талантлы һәм изге күңелле малай белән таныштырабыз, дуслар. Аны кайдадыр әнисе һәм әтисе көтеп торуына бик ышана ул. Тимурга 7 яшь, ул мәктәптә укый һәм рәсем һәм технология дәресләрен ярата. Ул үз куллары белән гаҗәеп эшләнмәләр ясый, ә алар турында сөйләгәндә күзләре очкынланып яна.

Тимур — кечкенә иҗатчы һәм спортчы да әле. Ул мәктәптә узган бәйрәмнәрдә шатланып катнаша, иҗади конкурсларда җиңә, ә тхэквондода көчле һәм тәртипле булырга өйрәнә. Дуслары аның ярдәмчеллеген югары бәяли: “Тимур һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, авыр чакта да елмая белә. Аның белән җиңел!" —  диләр аның турында тәрбиячеләре һәм яшьтәшләре.

Тимур мәктәптән соң кайтып керер йорты, аны каршы алачак якын кешеләре, таянычы булачак гаиләсе турында хыяллана. Ул андый кешеләрнең барлыгына ышана һәм аларның үзенә кул сузуларын көтә.

Әгәр сез балага кайгыртучанлык, гаилә җылысы һәм ышаныч бүләк итәргә әзер булсагыз, аңа таба бер адым атлагыз. Бәлки, нәкъ менә сезнең гаилә аның өчен барлык талантларын ачып, чын бәхеткә ирешә торган урын булыр.

Тимурның анкетасы: усыновите.рф/children/7...

Малай турында дусларыгызга сөйләгез яки бу язманы социаль челтәрләрдә бүлешегез, дуслар. Бәлки, аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас