Уфа районының Михайловка авылында 2014 елгы малай Ольховое күлендәге юка боз өстенә чыккан. Әмма ярга үзаллы чыга алмаган, чөнки боз ярылып киткән җирдә су чыккан. Малай үзе сөйләвәнчә, ул эт артыннан йөгергән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе янгын сүндерүчеләре, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары белән берлектә, коткару жилеты һәм түгәрәге ярдәмендә баланы боздан алып чыкканнар һәм ашыгыч медицина ярдәме табибларына тапшырганнар.
Бала бераз өшегән, хәле канәгатьләнерлек, дип бәяли табиблар.
Әти-әниләр, мондый саксызлык кайвакыт фаҗигале рәвештә тәмамланырга мөмкин. Яз көне балаларның уйнау урыннарын күзәтүне көчәйтергә кирәк.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте