Уфада юл-транспорт һәлакәтендә 3 яшьлек бала һәм аның әнисе зыян күргән. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 16 март кичендә “Лада Ларгус” руле артында 21 яшьлек машина йөртүче, Комсомол урамы буйлап Бессонов урамы ягына барганда, каршы юнәлештә хәрәкәт итүче “Ниссан Тиана” машинасы белән бәрелешүгә юл куйган.
Авариядә “Лада Ларгус” пассажирлары – 46 яшьлек хатын һәм аның 3 яшьлек кызы төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү башлаган.
Фото:ГАИ РБ