+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Биш бала янып үлгән

Республикада бүген төнлә үзәк өзгеч хәл булган.

Биш бала янып үлгәнБиш бала янып үлгән
Биш бала янып үлгән

Дәүләкән районында бүген төнлә биш бала һәм ир янгында һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе  матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу төнне Вперед авылында ике катлы күпфатирлы йортның икенче катындагы фатирда “натяжной” түшәм янган. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килү вакытында ачык яну булмаган. Янгынның мәйданы 2,5 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны күршеләре кул астындагы чаралар белән сүндергән.

Фатирда биш бала — 7 яшьлек кыз, ике 5 яшьлек игезәк кыз, ике 3 яшьлек игезәк малай, шулай ук бер ирнең үле гәүдәләре табылган.

 Фаҗига вакытында балаларның әнисе эштә, ә алар белән бергә яшәүче ир булган. Алар, эрегән түшәм төтене исеннән тончыгып үлгән.

Хокук саклау органнары һәм ашыгыч хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү өчен вакыйга урынына Дәүләкән районы прокуроры Тимур Каюмов килгән. Тикшерү барышында балигъ булмаганнар турындагы законнарны үтәүгә һәм янгын хәвефсезлеге таләпләрен тәэмин итүгә бәя биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Фото:МЧС по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас