+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
18 Марта 2025, 05:45

Тәрәзә төбендә ярдәм сорап кычкырган...

4 яшьлек баланы узып баручы ир күреп калган.

Тәрәзә төбендә ярдәм сорап кычкырган...Тәрәзә төбендә ярдәм сорап кычкырган...
Тәрәзә төбендә ярдәм сорап кычкырган...

Әлшәй районының Раевка авылында ике катлы йорт яныннан узып баручы ир беренче каттагы тәрәзә төбендә ярдәм сорап кычкырган малайны күреп ала. Бу вакытта фатирдан төтен чыкканы да күренә. Илдар Шакиров шунда ук тәрәзәне ватып, янган фатирдан 4 яшьлек баланы чыгара. Бүлмә почмагында ул 2 яшьлек кызны күреп ала һәм ярдәмгә чакыра.

Бу вакытта якында гына ике ир-ат була, аларның берсе, Таһир Ямалиев, тиз генә тәрәзәдән фатирга кереп, кызның йөзен чүпрәк белән каплап, урамга чыгара.

Бәхеткә, ир-егетләр баларның гомерләрен саклап кала. Ләкин балалар төтен сулап өлгергән, аларны дәваханәгә китергәннәр.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы билгеләвенчә, балалар өйдә әти-әнисез булган. Алар ут белән шаярганнар, шуның аркасында янгын чыккан да инде.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өч квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергәннәр.

“Балаларны караучысыз калдырма. Син булмаганда аларга куркыныч яный”, - дип кисәтә өлкәннәрне белгечләр.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас