+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 Марта 2025, 06:45

Мәктәп автобусында... исерек водитель

Инспекторлар аның белән сөйләшкәндә көчле хәмер исен тойганнар.    

Мәктәп автобусында... исерек водительМәктәп автобусында... исерек водитель
Мәктәп автобусында... исерек водитель

Дәүләт автоиспекциясе хезмәткәрләре мәктәп автобусын исерек хәлдә йөртүчене  тоткарлаган. Ведомство матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 18 март иртәсендә Күгәрчен районының юл-патруль хезмәте инспекторлары Тләүмбәт авылында “Балалар” билгесе куелган “ПАЗ” автобусын туктаткан. Автобус йөртүче белән аралашканда алар аның исерек булуын ачыклаганнар.

Тикшерү вакытында водительнең организмында 0,823 мг\л алкоголь булуы расланган. 60 яшьлек мәктәп автобусы йөртүчесе руль артына утырудан читләштерелгән. Транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен административ хокук бозу турында материал төзелде.

Автобус салонында Тләүмбәт мәктәбенә Атнагул авылыннан һәм Черниговский хуторыннан  йөреп укучы 15 бала булган.

Билгеле булуынча, автобус водителе бу вазыйфада нибары ярты ел гына эшли. Аңа автобус белән идарә итүне рөхсәт итүче вазыйфалы һәм юридик затлар да җавап тотачак.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас