+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Өсләренә ишелеп кенә төшә иде...

Бу вакытта баласын җитәкләгән әни йорт яныннан узып барган.

Өсләренә ишелеп кенә төшә иде...Өсләренә ишелеп кенә төшә иде...
Өсләренә ишелеп кенә төшә иде...

Башкортстанда түбәдән төшкән бозлы кар чак кына баласын җитәкләп барган хатын өстенә төшми калган. Стәрлетамакта булган хәл турындагы мәгълүмат социаль челтәрләр мониторингы барышында ачыкланган.

Әлеге очрак буенча Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсенең Стәрлетамак шәһәре буенча бүлеге тарафыннан тикшерү оештырылган.  Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән  чаралар үткәрелә. Тикшерү барышында йорт конструкцияләреннән бозларны һәм карны вакытында алуны оештыру һәм башкару өчен җаваплы затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

Көннәр җылыта башлау белән йорт түбәләреннән бозлы кар төшү куркынычы арта. Биек биналар, күпкатлы йортлар янында сак булыгыз, балаларга да андый урыннардан ераграк уйнарга кирәклеген кисәтеп куегыз.

Фото: видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас