Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары су басу куркынычы янаган очракта алдан ничек әзерләнергә кирәклеге турында искәртте. Ведомство мәгълүматлары буенча, һәр яз саен Уфада елгаларда су күтәрелә. Ташу һәрвакытта да җитди зыян китерми, ләкин бу аңа әзерләнергә кирәкми дигән сүз түгел.
Сулыкларга якын районнарда яшәүчеләр өчен берничә төп кагыйдә:
баз, подвал һәм аскы катлардан кыйммәтле әйберләрне һәм җиһазларны өске катларга күтәрәбез;
эвакуация очрагына гаиләнең һәр әгъзасына йөзү чараларын, “хәвефле чемодан”ны алдан әзерлибез;
азык-төлек һәм су запасын хәстәрләп куябыз, акча һәм документларны герметик пакетларга салабыз;
олы яшьтәге, аз хәрәкәтләнүче туганнарны, кечкенә балаларны, йөкле хатын-кызларны ташу вакытында куркынычсыз урынга күчерәбез;
йорт хайваннарын, терлекләрне су басмый торган урынга күчерәбез;
канализация чокырларын алдан чистартабыз.
Фото:МЧС по РБ