+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Мәктәп директорын ришвәт алуда гаеплиләр

Суд хөкем карары чыгарган.

Мәктәп директорын ришвәт алуда гаеплиләрМәктәп директорын ришвәт алуда гаеплиләр
Мәктәп директорын ришвәт алуда гаеплиләр

Дәүләкән район суды мәгариф учреждениесенең элеккеге директорына “ришвәт алу” һәм “вазыйфадан явызларча файдалану” мәддәләре буенча хөкем карары чыгарган. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2019 елда мәктәп җитәкчесе үзенең сигез хезмәткәреннән ришвәт сыйфатында стимуллаштыручы түләүләр өчен исәпләнгән акчаның бер өлешен алган. Директор кулына 230 мең сумга якын акча алган.

Ул үзенең гаебен танымаган. Суд аны муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә идарә итү белән бәйле вазыйфаларны биләү хокукыннан 2 елга мәхрүм итеп, 400 мең сум күләмендә штраф билгеләгән һәм ришвәт суммасын дәүләт кеременә конфискацияләгән.

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас