+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Балалар мәйданчыгын җимерергә кемнең кулы барган?!

Полиция хезмәткәрләре вандалларны күрүчеләрдән ярдәм сорый. 

Балалар мәйданчыгын җимерергә кемнең кулы барган?!Балалар мәйданчыгын җимерергә кемнең кулы барган?!
Балалар мәйданчыгын җимерергә кемнең кулы барган?!

Стәрлетамакта вандаллар Стәрле елгасы буендагы балалар мәйданчыгын бозганнар. Шәһәр хезмәтләре мәгълүматларына караганда, зыян күргән кече архитектура формаларын ремонтлау агымдагы елның икенче кварталына планлаштырылган, ул вакытта һава торышы да уңайлы булачак.

Мондый күренешләрнең яисә җәмәгать тәртибен бозуның шаһиты булган шәһәр халкын Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәргә чакыралар. Адресы: Ленин урамы, 7, дежур часть телефоннары: 8(3473)20-45-31 һәм 20-45-34 (тәүлек әйләнәсенә).

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас