+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 Марта 2025, 05:10

Баланың күзләрен саклагыз!

Ерактан начар күрүне ничек кисәтергә?

Баланың күзләрен саклагыз!Баланың күзләрен саклагыз!
Баланың күзләрен саклагыз!

Балаларда күрә карау яисә ерактан начар күрү (близорукость) — киң таралган күренеш. Медицина телендә аны миопия дип атыйлар. Аның барлыкка килү сәбәпләре шактый күп. Миопия үсеше куркынычын ничек киметеп булу турында “Известия” бамасына  “СМ-клиника" табиб-офтальмологы, микрохирургы һәм лазер хирургы Светлана Миргородская сөйләгән.

Табиб билгеләвенчә, баланың күрү сәләтенә йогынты ясый торган төп факторларның берсе — нәселдәнлек. Әгәр ата-ананың берсендә яки икесендә дә миопия булса, балада аның үсеш ихтималы арта. Әмма бу диагнозның төгәл кабатлануын аңлатмый.

Белгеч сүзләренчә, башка сәбәп — гаджетларны, китапларны һәм якын карауны таләп итүче башка мәгълүмат чыганакларын актив куллану. Эш шунда, күз объектларны ерактан яхшырак кабул итәрлек итеп төзелгән. Шуңа күрә якыннан уку вакытында күзләргә артык йөкләнеш була һәм ул мускуллар спазмын китереп чыгара, бу исә акрынлап күрүнең начараюына китерә.

 "Йөкләнешне киметү өчен режим саклау мөһим. Озак вакыт смартфон, планшет кулланганда, һәр сәгать саен тәнәфес ясарга кирәк — 5-10 минут еракка, бүлмәнең ерак почмагына, тәрәзә аша офыкка  карарга кирәк", — дип киңәш итә белгеч.

Шулай ук, аның сүзләренчә, миопия үсешенә билгеле бер витаминнар һәм микроэлементлар җитмәү дә сәбәп булырга мөмкин. Кайбер тикшеренүләр буенча, D витамины һәм дофамин күз алмасының озынаюын акрынайта.

"Бала бу матдәләрне җитәрлек күләмдә алсын өчен аңа көн саен урамда ике сәгатьтән дә ким булмаска киңәш ителә. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында бу мөмкин булмаса, табиб белән D витаминының профилактик дозаларын кабул итү турында сөйләшергә кирәк", - ди Миргородская.

Тагын бер кечкенә фактор - гормональ баланс. Табиб-офтальмолог әйтүенчә, калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылу, шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсенең артуы да күрү сәләтенә тискәре йогынты ясый, ерактан начар күрүне көчәйтә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас