+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Акчаларыңны кире кайтарабыз, дигәннәр...

8 миллион сум акчасын күчертеп, болай төп башына утыртканнар бит инде.

Акчаларыңны кире кайтарабыз, дигәннәр...Акчаларыңны кире кайтарабыз, дигәннәр...
Акчаларыңны кире кайтарабыз, дигәннәр...

Стәрлетамак шәһәрендә ялгыз яшәүче электромонтер узган елда гына да телефон мошенниклары белән ике тапкыр очрашкан һәм аларга 8 миллион сумнан артык акча күчергән.

Ләкин аферистлар аны тиз генә “җибәрергә” теләмәгән. Агымдагы елның мартында аңа чираттагы тапкыр телефон аша чыкканнар. Мошенниклар элек урланган акчаларны кире кайтарырга вәгъдә биргән, янәсе дә алар Бөекбритания банкында исәптә ята дип ышандырмакчы булганнар.

Бу хезмәт өчен ир а инкассаторлык конторасы адресына 317 мең сум акча күчерергә тиеш булган. Ләкин бу юлы мошенникларның планы тормышка ашмаган.

Сак булыгыз! Телефон аша бернинди мәгълүмат бирмәгез, кодларны әйтмәгез. Иң яхшысы – барлык сораулар белән банк бүлекчәсенә барырга.  Таныш булмаган, чит номерларны алмаска тырышыгыз!

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас