+24 °С
Яңгыр
Үткән төнне көчле магнит давыллары Җирне каплады. Ул якшәмбегә каршы төндә башланды һәм якынча 30 сәгать дәвам итәчәк. Бу хакта Космик тикшеренүләр институты (ИКИ) һәм Кояш-Җир физикасы институтының (ИСЗФ) Кояш астрономиясе лабораториясе белгечләре хәбәр итте.
Астрономнар билгеләп үткәнчә, бүген, 24 мартта, зур булмаган тыныч чор булачак, ә аннары планетаны яңадан 5 баллга кадәр көчкә ия озакка сузылган магнит давылы каплаячак, ул берничә тәүлек дәвам итәчәк.
Автор фотосы.