+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
25 Марта 2025, 10:00

Алар ял алырга хокуклы

Уллыкка бала алучыларга яңалыклар бар.

Алар ял алырга хокуклыАлар ял алырга хокуклы
Алар ял алырга хокуклы

Уллыкка-кызлыкка нарасый алган русиялеләр, әгәр сүз ике һәм аннан да күбрәк баланы алу турында барса, бала туган көннән алып 70 көнлек яисә 110 көнлек ял алырга хокуклы. Әлеге ярдәм чарасын озайту турындагы карар Русия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде һәм агымдагы елның 1 сентябреннән 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

 Билгеләп үтелгәнчә, баланы уллыкка алучылар шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча шундый ук пособие алачак. Шушы срок тәмамланганнан соң уллыкка алучылар өч яшькә җиткәнче бала карау буенча отпуск рәсмиләштерергә хокуклы.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас