+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Балаларга әти-әни җылысы кирәк!

Уфада өч бертуган өчен гаилә эзлиләр.

Балаларга әти-әни җылысы кирәк!Балаларга әти-әни җылысы кирәк!
Балаларга әти-әни җылысы кирәк!

Үзләренең җылы өйләре турында хыялланучы бертуганнар — Самат, Юлисә һәм Алинә өчен гаилә эзлиләр. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Бу тату бертуганнар арасыннан һәр бала — уникаль шәхес, әмма аларны бер нәрсә берләштерә: алар үзләренә җылы мөнәсәбәт, ярдәм һәм киләчәккә ышаныч бүләк итәчәк әти-әниләрен бик көтәләр.

Самат 2009 елда туган. Ул бик тыныч холыклы, елмаеп кына торучы һәм гаять кайгыртучан абый. Сеңелкәшләренә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, ә мәктәптә узган чараларда актив катнаша. Саматның дуслары күп, ул өлкәннәргә ышана һәм үз кичерешләре белән уртаклаша белә. Аның хыялы — янындагылар өчен ышанычлы терәк булу.

Юлисә 2012 елда туган. Ул бик тыйнак, акыллы һәм киң карашлы кыз. Сәләтле кыз укырга, биергә ярата һәм теләсә нинди эшкә җаваплы карый. Юлисә кызыксынып укый, ә аның үз фикерен дөрес җиткерә белүе педагогларны да сокландыра.

 2021 елда туган Алинә абыйсын һәм апасын бик ярата. Үзе назлы, шат күңелле һәм кызыксынучан сабый ул. Ул рәсем ясарга, пластилиннан әвәләргә, әкиятләр тыңларга һәм биергә ярата. Алинә башка балалар белән уртак телне җиңел таба һәм аларга үз энергиясен өләшә.

Бу балалар бергә, гаиләдә үсәргә лаек, анда аларның талантлары ачылачак, ә үзара ярдәмләшү бәхетнең нигезе булачак. Алар инде хәзер үк бер-берсе турында кайгыртырга өйрәнә, ләкин аларга ышаныч һәм өй ямен бүләк итәчәк әни белән әти бик кирәк.

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!

Бертуганнарны Русия законы нигезенә ярашлы аерырга ярамый.

Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас